news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт тарихында беренче тапкыр иң күркәм, зыялы татар гаиләләрен бер урынга җыйдылар

Татар гимназиясендә уникаль гаиләләр белән кызыксыналар.

(Әлмәт, 11 октябрь, “Татар-информ”,”Әлмәт таңнары”). Әлмәтнең Риза Фәхретдин исемендәге татар гимназиясендә Әтиләр советы катнашында гаиләләр фестивале булды. Беренче тапкыр гаиләләрнең кул эшләнмәләре, осталыклары, шөгыльләре буенча “тере” күргәзмә эшләде. Аннан соң чара актлар залында дәвам итте. Әтиләр советы җитәкчесе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов тамашачыларга гаилә кыйммәтләре хакында үзенчәлекле вәгазь сөйләде. Чарага шулай ук Риза Фәхретдин мемориаль музее мөдире Диләрә Гыймранова да килгән иде, диелә “Әлмәт таңнары” газетасының бүгенге хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot