news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлмәт тәртип сакчылары чит милеккә кызыгучыларны тоткарлаган

Егетләрнең икесе элек тә хөкем ителгән булган

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). 34 яшьлек әлмәтле ханым “ВАЗ-2106” машинасын урлаулары хакында полициягә хәбәр итә.

Шевченко урамында урнашкан йорты янында иртән машинасын калдырып кереп киткән ханым кичке сәгать 5 ләр тирәсендә аның югалганын абайлап ала һәм тиз арада полиция бүлегенә хәбәр итә. Тикшерүчеләр машинаны шул ук көнне Әлмәткә керү юлларының берсендә техник яктан төзек булмаган хәлдә табып алалар. Бу җинаятьне кылуда шикле булган 17 яшьлек өч егет тоткарлана. Аларга карата җинаять эше кузгатыла. Егетләрнең 2се элек тә хөкем ителгән булган, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100