news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт тәрбиячеләре Казанны яуларга әзерләнә

«Ел тәрбиячесе-2017» бәйгесенең мунициапаль этабы финалистлары булып быел биш педагог танылды.

(Әлмәт, 29 гыйнвар, «Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрү, тәрбиячеләрнең эшчәнлеген күрсәтү һәм мөгаллимәлектә тәҗрибә уртаклашу өчен республикада инде берничә ел рәттән «Ел тәрбиячесе» бәйгесе уздырылып килә.

Шушы көннәрдә Әлмәтнең 36 нчы «Тылсымлы сарай» балалар бакчасында бәйгенең муниципаль этабына йомгак ясалды.

«Ел тәрбиячесе-2017» бәйгесенең мунициапаль этабы финалистлары булып быел биш педагог танылды: «Бәләкәч» балалар бакчасыннан Светлана Фахреддинова, “Балачак планетасы” тәрбиячесе Гөлнара Гыйльманова, «Алсу» балалар бакчасыннан тәҗрибәле Ирина Булгакова, «Ләйсән» балалар бакчасыннан Лилиана Төхвәтшина һәм 36 нчы балалар бакчасы педагогы Татьяна Максимова.

Бәйге берничә этаптан уза: үзең белән таныштыру- презентация , «мастер-класс» һәм «түгәрәк өстәл» сынауларында педагоглар иҗади һәм һөнәри осталыкларын күрсәтергә тиешләр.

«Балаларга йөрәгемне бирәм» номинациясендә җиңүче дип 23 ел гомерен балаларга багышлаган Ирина Булгакова, «Иҗади педагог» номинациясендә Лилиана Төхвәтшина җиңү яулады. Бәйгенең төбәк турына Әлмәттән барлыгы өч тәрбияче барачак: Татьяна Максимова, интерактив театрлар белән балаларның фикерли белү сәләтен ачучы Светлана Фәхреддинова һәм үз эшчәнлегендә балаларны яшь журналистлык эшчәнлегенә төшендерүче Гөлнара Гыйльманова. 

news_right_1
news_right_2
news_bot