news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорскида “АлмА” махсус икътисади зоналары булдырылачак

1,4 меңнән артык яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорскида “АлмА” махсус икътисади зоналары булдырылачак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Икътисад министрлыгы сәнәгать-җитештерү тибындагы “АлмА” махсус икътисади зонасын булдыруга заявка әзерләгән. Яңа зоналар Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорскида барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты утырышында Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

Яңа икътисади зонаның төп инициаторы – “Татнефть” оешмасы. 17 компания-резидент эшләр дип фаразлана. Министр әйтүенчә, 2025 елга аның төп резидентларының инвестицияләр күләме 67,7 млрд сум булыр дип көтелә. 1,4 меңнән артык яңа эш урыны булдырылачак .

“Махсус икътисади зоналар нәтиҗәлелеген дәлилләде. “Алабуга” зонасының бүген 57 резиденты бар. 32 предприятие сәнәгать эшчәнлеген алып бара. 6800 эш урыны исәпләнә”, - диде Фәрит Габделганиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100