news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт төбәгенең Васильевка авылын кондызлар баскан

Инде авыл халкы буаларны еру белән мәшгуль

 (Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Әлмәт районының Васильевка авылын кондызлар баскан. Тиз арада үрчеп, алар авыл халкын борчуга сала башлаган.

Авыл җирлеге башлыгы Шамил Касыймуллин сүзләренчә, инеш һәм елгаларга бай Васильевкада кондызлар чагыштырмача күптән түгел генә – җәй аенда күренгәли башлаган. Аларның барлыгын кәүсәләре кимерелеп суга аркылы яткан таллар һәм пәйда булган буалар сөйли. Язын су басуны кисәтү өчен бүген авыл халкы кондызлар корып куйган буаларны еру белән мәшгуль, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100