news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлмәт төбәгендә урак өсте тәмамланды дияргә була

Кукуруз белән көнбагыш кына әлегә кырларда

 (Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәт районында бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде дисәң дә була. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 45,4 мең гектардан җыеп алынган бодай, арыш, арпа, солының уртача уңышы гектарына 19 центнер чамасы тәшкил итә.

Бүген хуҗалык басуларында 1,5 мең гектар кукуруз, “Союз-Агро” җәмгыяте кырларында 1,5 мең гектарда орлыкка дип үстерелгән көнбагыш культурасы гына калып бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре гомуми мәйданның 40 проценетын эшкәртеп тә өлгергән, дип белдерә районның “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100