news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт төбәгендә шәхси тракторларга ау бара

Шәхси куллардагы авыл хуҗалыгы техникаларының өчтән бере кагыйдә таләпләренә туры килми.

(Әлмәт, 20 октябрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Әлмәт районында шәхси кулланышта булган авыл хуҗалыгы техникаларының өчтән бер өлеше кагыйдә таләпләренә җавап бирерлек түгел. Бу хакта Гостехнадзор оешмасының Әлмәт шәһәре һәм районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Олег Спиридонов хәбәр итте, диелә “Әлмәт таңнары” газетасында.

«Частник-2016» дип аталган профилактик тикшерү операциясе кысаларында Әлмәт районы ЮХИДИ идарәсе инспекторлары белән берлектә шәхси хуҗалыкларда теркәлгән үзйөрешле техниканы барлаганнар. Аның максаты – эре һәм зур булмаган тракторларның төзеклеген белү һәм юлларда транспорт һәлакәтләренең санын киметү.

“Бездә булган мәгълүматлар буенча шәһәрдә һәм тулаем районда 700 берәмлек трактор исәпләнә. Бу, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булганнар белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк дигән сүз, - ди дәүләт инженер-инспекторы Олег Спиридонов. - Моңа бәйле рәвештә, аларның юл-транспорт һәлакәтләренә эләгү мөмкинлеге дә зуррак булып чыга. Бу хакта распубликада булган аварияләр статистикасы да сөйли”.

Шәхси файдаланылышта булган тракторларга таләпләр дәүләт яисә төрле формадагы күмәк милекчеләр карамагындагы техниканыкыннан аерылмый. Трактор һәм башка төр үзйөрешле техника хуҗасы аны билгеләнгән срокта Гостехнадзор бүлегенә исәпкә куярга һәм вакытында күзәтү уздырырга тиеш. Әлбәттә инде, трактор белән идарә итүгә таныклык булуы шарт. Ә менә махсус операция вакытында тикшерелгән 48 данә тракторның 16 очрагында әлеге кагыйдәләрне бозу ачыкланган. Нәтиҗәдә, 11 трактор хуҗасы техник үзәтүне вакытында узмаган, тракторист-машинист таныклыгы булмаган һәм төзек булмаганнары өчен администртатив җаваплылыкка тартылган.

Олег Спиридонов сүзләренчә, мондый операцияләр тагын кабатланачак. Әлбәттә, аның максаты кагыйдә бозу очракларын ачыклап, хуҗаларны җаваплылыкка тарту түгел, ә куркынычсызлык таләпләрен үтәү. Техниканың төзеклеге дә, хуҗасының трактор йөртергә таныклыгы булу да мөһим мәсьәлә икәнен онытмаска кирәк, ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100