Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт суды ир-атка һөҗүм иткән өч яшүсмергә карата хөкем карары чыгарган
Яшүсмерләр аның кесә телефонын һәм 800 сум акчасын талап алган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Әлмәт, 19 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт суды ир-атка һөҗүм иткән өч яшүсмергә карата хөкем карары чыгарды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Җинаять эше материаллары буенча, исерек яшьләр ир-атка бакчачылык ширкәтләренең берсендә һөҗүм иткән. Яшүсмерләр зыян күрүчене кыйнап, аны бакча йортларының берсенә алып киткән. Алар аның кесә телефонын һәм 800 сум акчасын талап алганнар. Ә үзен бәйләп куйганнар.
Егетләрнең икесе йокыга киткәч, ир өченчесен аны җибәрергә үгетли, егет исә ризалаша.
Суд 17 яшьлекне 2 айга, ә 18 һәм 16 яшьлек егетләрне 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Соңгысына шулай ук психиатрда дәвалануда билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз