news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт студенты шәһәр башкарма комитетына эшкә керү юлын тапкан

Әлеге бәйгедә үзләрен сынау өчен яшьләрдән быел 150 гариза кергән, җиңүче булып нибары 26 кеше танылган.

(Әлмәт, 19 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт студенты Татарстанның Яшьләр хөкүмәте составына кертелде. Әлеге мөмкинлеккә ул яшь лидерларның "Югарыга!" республика бәйгесендә җиңүе белән ия булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

АГНИның 3 нче курс студенты Камил Сөнгатуллин Яшьләр хөкүмәтенә кергәнче үк барлык сайлап алу этапларын уңышлы уза һәм стажировка узу өчен Әлмәт шәһәре башкарма комитетын сайлап ала.

Камил "Яшьләр – эш-гамәлдә" проектын булдыра һәм егет-кызларга төрле башлангычларда аяк чалучы проблемаларны ачыклауны максат итеп куя.

Яшьләр хөкүмәте республикада 2 ел эшчәнлек җәелдерә. Хәзерге вакытта ул 40 кешене берләштерә. Әлеге бәйгедә үзләрен сынау өчен яшьләрдән быел 150 гариза кергән, җиңүче булып нибары 26 кеше танылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot