news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт студенты һөнәри осталык бәйгесендә иң яхшылар рәтендә

Татарстанның урта медицина белем бирү учреждениеләре чыгарылыш укучылары арасында традицион һөнәри осталык бәйгесе узды.

(Әлмәт, 25 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Буа медицина училищесында булачак медиклар көч сынашты. Биредә апрель урталарында Татарстанның урта медицина белем бирү учреждениеләре чыгарылыш укучылары арасында традицион һөнәри осталык бәйгесе узды, дип яза район газетасы.

Анда “дәвалау эше” белгечлеге буенча Әлмәт медицина көллиятенең 13 А төркеменнән Алина Мортазина почетлы икенче урынны яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot