news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт студентларыннан бассейнда имтихан алдылар

Булачак төзүчеләр экскурсиядән бик канәгать калды.

(Әлмәт, 1 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт студентларыннан техникумда булачак төзүчеләр өчен "Мирас" бассейны төзелешенә экскурсия оештыру иң беренче чиратта хезмәтне саклау кагыйдәләре белән таныштыруны күздә тотты да, дип яза җирле басма.

Төзелешнең генераль подрядчысы булган "Арслан" фирмасының сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча начальнигы Рамил Могыйнов, ТР дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе урынбасары Владимитр Бувальцев иң беренче чиратта игътибарны биеклектә эшләүгә юнәлттеләр. Югарыда эшләгәндә хезмәтне саклау буенча кагыйдәләрдә үзгәрешләр дә бар. 

– Элек 1,3 метр биеклек булганда югарыда эшләү булып санала иде, хәзер исә ул 1,8 метрга үзгәртелде, –диде Рамил Могыйнов.

Һәркем дә биеклектә эшли алмый. Моның өчен эшче башта укырга, аннан имтихан биреп, таныклык алырга тиеш. Таләпләр катгыйлана бара. Бүген хезмәтне саклауга предприятиеләрдә түгел, ә уку йортларында укытыла.

Студентлар килгәндә төзүчеләр фасадта баскычларда эшлиләр иде. Ничек эшләргә, баскычның нинди булырга тиешлеген, саклану чараларын беркетүне күрсәтү, яшьләрнең белемен тикшерү өчен яхшы мисал булды ул.

Студентларны объект эченә дә алып керделәр. Булачак төзүчеләр экскурсиядән бик канәгать калды. Кайберләре үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап та алды. Рамил Могыйнов 3 нче курста укучы 10 студентның хезмәт практикасын биредә узарга теләк белдерүен җиткергәч, кызыксыну тагын да арта төште. Студентларга акча эшләү мөмкинлеге бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot