news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт студентлары патруль-пост хезмәте эшчәнлеге белән танышты

Студентларда корал үрнәкләре һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең махсус чаралары аеруча кызыксыну уятты.

(Әлмәт, 25 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы укучылары патруль-пост хезмәте эшчәнлегенең үзенчәлекләре белән танышты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Мобилизацион әзерлек һәм мобилизация юнәлеше буенча өлкән инспекторы эчке хезмәт майоры Рафаэль Гафуров һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең патруль-пост хезмәтенең аерым рота командиры полиция капитаны Альфред Хәйретдинов студент халкына әлеге хезмәтнең үзенчәлеге, строй бүлекчәсенә хезмәткә эләгү өчен кандидатка хас булган сыйфатлар турында сөйләп үттеләр.

Альфред Хәйретдинов студентларның игътибарын полиция хезмәткәрләре өчен физик әзерлек һәм һөнәри осталык мөһим булуына юнәлтте.

Студентларда корал үрнәкләре һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең махсус чаралары аеруча кызыксыну уятты. Егетләр хокук саклау органнары экипировкасын киеп карадылар. Алар шулай ук бронежилет һәм кул богауларын да якыннар күрә алдылар. Рафаэль Гафуров исә укучыларга бу чараларның кулланылышы турында сөйләп үтте.

Чараның икенче өлешендә студенлар бүлек музеенда кунак булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot