Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Әлмәт студентлары лигасы" иҗтимагый оешмасына рәис сайладылар
Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты Әлмәт филиалының 2нче курс студенты Альбина Денисова "Әлмәт студентлары лигасы" рәисе итеп сайланды.
(Әлмәт, 18 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Ләйсән Хәйруллина). Шушы көннәрдә "Әлмәт студентлары лигасы" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасын булдыру турында нигезләмә кабул ителде. Корылтайның максаты җитди – егет-кызлар "Студентлар лигасы" рәисе сайларга тиеш. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Шуңа да озын-озакка сузмыйча әлеге вазифага теләк белдерүчеләр арасыннан иң-иңен сайлап алу этабы башланды.
Тавыш бирүдә дүрт кандидат арасыннан Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты Әлмәт филиалының 2 нче курс студенты Альбина Денисова җиңеп чыкты һәм "Әлмәт студентлары лигасы" рәисе итеп сайланды. Аның проектларын студентлар аеруча якын итте.
Ул шәһәрдә "Студентлар лигасы" дисконт картасын булдыруны тәкъдим итте. Моның өчен бары тик Әлмәтнең сәүдә, спорт, культура объектлары белән килешү төзергә генә кирәк. Альбина күзаллаган проектларның барысы да студентларның тормышын тагын да җиңеләйтүгә юнәлдерелгән. Кызның төп бурычларыннан берсе - яшьләрне спортка, иҗатка, социаль мәсьәләләрне бергәләп чишүгә җәлеп итү.
Лига алга таба студентларга һәр юнәлештә ярдәм күрсәтер дип көтелә. Хәзер исә аның алдында яшьләрне борчыган сорауларга, проблемаларга оператив җавап бирү бурычы тора. Оешма рәисе Альбина Денисовага студентларның ышанычы зурдан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз