news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт спортчысы Россия җыелмасы составында Европа чемпионы булды

Реналь Нәҗипов 4×100 метрга ирекле стиль белән эстафетада финал йөзүендә җиңде.

(Әлмәт, 9 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттән 18 яшьлек Реналь Нәҗипов Римда үткән Европа Чемпионатында чыгыш ясады.

Беренче ярыш көнендә Нәҗипов Россия җыелма командасы составында 15-18 яшьлекләр арасында 4×100 метрга ирекле стиль белән эстафетада финал йөзүендә җиңде.

Россиялеләрнең нәтиҗәсе — 3 минут 19,66 секунд. Икенче урынны Румын йөзүчеләре яулады, алар җиңүчеләрдән 0,27 секундка калыштылар. Бронза Польша командасына эләкте (+0,30 сек.).

Ренальның тренеры — Вәлиәхмәтова Светлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot