news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт спортчысы Европа чемпионы булды

Светлана Соколова ярышларда Россия җыелма командасы составында катнашты.

(Әлмәт, 1 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Румыниянең Кейле-Градистей шәһәрендә кышкы триатлон буенча Европа беренчелеге һәм чемпионаты узды. Анда Әлмәт спортчысы Светлана Соколова алтын медаль яулады һәм Европа чемпионы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә

Әлмәт спортчысы ярышларда Россия җыелма командасы составында катнашты. Күптән түгел генә Светлана Италиядә узган дөнья чемпионатында җиңү яулаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot