Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт спортчылары ярдәмендә цифрлы пропусклар системасына яңа максат өстәлергә мөмкин
Әлмәттә йөгерергә яратучылар цифрлы пропусклар системасына тагын бер максатны — иртәнге йөгерүне өстәүне сорап мөрәҗәгать итте.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Әлмәт спортчылары ярдәме белән цифрлы пропусклар системасында урамда спорт белән шөгыльләнүчеләр — йөгерүчеләр һәм велосипедчылар өчен яңа максат барлыкка киләчәк. Бу турыда «Альметьевск ТВ» хәбәр итә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Әлмәт йөгерүчеләре республиканың беренче затларына цифрлы пропусклар системасына тагын бер максатны — иртәнге йөгерүне өстәүне сорап мөрәҗәгать итте.
«Иртә белән йөгерү күнегүләрен рөхсәт итүегезне сорыйбыз. Безгә чыгарга код, 2590 номерына SMS җибәрү кирәк. Максат: йөгерү», — диде Әлмәт йөгерүчеләре. Видеода алар фатир буенча йөгерүдән туюларын күрсәтә.
Туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов йөгерүчеләргә: «Егетләр, сезне ишеттеләр», — диде.
«Бик яхшы аңлыйм, егетләр. Сезнең сорауның республика җитәкчелеге ишеткәнен әйтә алам», — диде район җитәкчесе.
Тимур Нагуманов сүзләренчә, сорау хәзер карауда һәм йөгерүчеләр белән велосипедчыларга кагылышлы карар кабул итүгә зур өмет бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз