news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт спортчылары спорт гимнастикасы буенча ачык беренчелектә биш медаль яулады

Ярышларда Түбән Кама, Чаллы һәм Әлмәттән 50 гимнаст катнашты.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Әлмәт спортчылары Түбән Камада узган спорт гимнастикасы буенча ачык беренчелектә бер – алтын, өч – көмеш һәм бер бронза медаль яулады.

Ярышларда Түбән Кама, Чаллы һәм Әлмәттән 50 гимнаст катнашты, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районының Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе.

III разряд буенча Ясминә Закирҗанова («ЯН» прогимназиясе) – икенче, I разряд буенча Диләрә Галимова (5нче гимназия) – беренче, Арина Абдуллина (15нче мәктәп) – икенче, Ильвина Ибраһимова (10нчы мәктәп) – өченче, III разряд буенча Алинә Абдрахманова (5нче мәктәп) икенче урынга лаек булды.

Барлык кызлар да спорт гимнастикасы буенча тренер Любовь Гомзякова җитәкчелегендә Олимпия резервындагы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100