news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт спортчылары өч алтын һәм бер көмеш медаль иясе булды

Красноуфимск шәһәрендә «Наркотикларга каршы бокс» девизы астында төбәкара бокс турниры узды.

Әлмәт спортчылары өч алтын һәм бер көмеш медаль иясе булды
almet-rt.ru

(Казан, 19 ноября, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 15-17 ноябрьдә Әлмәт спортчылары алдынгылар рәтендә булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Турнирда Свердловск, Чиләбе, Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы һәм хәтта Таҗикстаннан килгән командалар да катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Илназ Йосыпов (36 кг), Артем Бормотов (38,5 кг) һәм Хазар Мехтизаде (56кг) алды. Ә Роман Манукян (38,5 кг) икенче урынга ия булды.

Тренерлары - Р. Низамиев һәм С. Бормотов.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot