news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт спортчылары бокс ярышларында җиңде

Гомуми команда зачетында “Девон-Юность” командасы икенче урынны алды.

(Әлмәт, 10 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 8-9 декабрь көннәрендә Удмуртия республикасының Ува бистәсендә ир-егетләр арасында бокс ярышлары узды. Әлмәт спортчылары бу юлы да алдынгылар рәтендә булды. Бу турыда җирле басма яза.

Турнирда Ижевск, Менделеевск, Воткинск, Глазов, Мамадыш, Байлар Сабасы һәм Әлмәт шәһәрләреннән килгән 70 спортчы көч сынашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Артем Баймиев (30 кг), Артем Бормотов (36 кг), Алмаз Дәүләтшин (54 кг) һәм Илназ Юсупов (35 кг) алды. Икенче урынны Әлмәткә Марат Минвәлиев (24 кг), Роман Манукян (32 кг), Булат Ситдиков (35 кг) һәм Риналь Шәйдуллин (35 кг) алып кайтты. Өченче урынга исә Ратмир Хәкимов (26 кг) ия булды.

Гомуми команда зачетында “Девон-Юность” командасы икенче урынны алды.

Тренерлары – Р. Низамиев һәм С. Бормотов.

news_right_1
news_right_2
news_bot