Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт спортчылары бокс турнирында катнаштылар
Турнир 2001-2002 елгылар арасында Соль-Илецкида үтте.
(Әлмәт, 22 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт спортчылары халык мәгарифе отличнигы, Бөек Ватан сугышында катнашкан И.С.Шишкин истәлегенә уздырылган “Б” классы буенча бокс турнирында катнаштылар, дип яза җирле басма.
Турнир 2001-2002 елгылар арасында Соль-Илецкида үтте. Илнең төрле өлкә, республикаларыннан җыелган 118 иң оста спортчы арасында әлмәтлеләр дә бар иде. Татарстан данын яклап чыгыш ясаган 11 боксчының 5 есен Әлмәтнең “Девон-Юность” клубы тренер Раджив Низамиев шәкертләре тәшкил итте. Якташыбыз Виталий Сергеев бронза яулады. Калганнар да лаеклы чыгыш ясады. Татарстан командасы турнирдан ике бронза һәм ике көмеш белән кайтты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз