news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт спортчылары Бөтенроссия ярышларында җиңде

Әлмәт шәһәре данын спорт акробатикасы бүлегенең 22 укучысы яклады.

(Әлмәт, 3 отябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 22-30 сентябрь көннәрендә Горно-Алтайск шәһәрендә Әлмәт районы акробатлар "Жемчужина Алтая" спорт акробатикасы буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышларда Тау-Алтай, Томск, Красноярск, Пермь, Уфа, Березовский (Свердловск өлкәсе), Новосибирск, Әлмәт, Казаннан 200 гә якын спортчы катнашты. Әлмәт шәһәре данын спорт акробатикасы бүлегенең 22 укучысы яклады.

Җиңүчеләр исемлеге белән монда танышырга мөмкин.

Алар спорт акробатикасы буенча тренерлары В.Семакин, З.Семакина, Г.Галиева, А.Вилков һәм хореографлары А.Яббарова җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot