news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт спортчылары акробатика буенча ярышларда җиңде

26-30 сентябрь көннәрендә Горно–Алтайск шәһәрендә акробатика буенча россиякүләм ярышлар узды.

(Әлмәт, 2 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 26-30 сентябрь көннәрендә Горно–Алтайск шәһәрендә акробатика буенча россиякүләм ярышлар узды. Ярышларда Горно-Алтайск, Казан, Омск, Әлмәт һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән 200 дән артык спортчы катнашты, дип яза җирле басма.

Әлмәтне бу ярышларда олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт акробатикасы бүлегенә йөрүче 13 бала тәкъдим итте.

Горно-Алтайск шәһәреннән әлмәтлеләр яхшы нәтиҗәләр белән кайтты:

Злата Басорина, Ралина Хәерова һәм Арина Илаловадан торган өчлек – 2 урын;

Евгения Петлева, Виктория Еврасова һәм Лилия Мөхәммәдиевадан торган өчлек – 3 урын;

Ир-егетләр пары: Таһир Мөхәммәтҗанов һәм Егор Курбаткин – 1 урын;

Хатын-кызлар пары: Аделя Малышева һәм Рената Хәбибуллина – 1 урын;

Валерия Зеленская, Наилә Гарифуллина Владислава Якимовадан торган хатын–кызлар өчлеге – 3 урын.

news_right_1
news_right_2
news_bot