news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт спортчылары акробатика буенча шәһәр беренчелегендә призлы урыннар алган

Әлмәт спортчылары 15 беренче урынга, 2 өченче урынга һәм 1 өченче урынга ия булдылар.

(Әлмәт, 11 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 5-7 апрель көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә акробатика буенча шәһәр беренчелеге узды. Бу ярышларда Казан, Әлмәт, Тольяти, Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләреннән килгән 253 спортчы катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлмәт данын бу ярышларда Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт акробатикасысы бүлегендә шөгыльләнүче 46 спортчы катнашты.Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Әлмәт спортчылары 15 беренче урынга, 2 өченче урынга һәм 1 өченче урынга ия булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot