news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт спорт клубы физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Яңа ел бүләге ясады

Алар балаларны багги машиналарына утыртып мәйдан буенча сәяхәт иттеләр.

(Әлмәт, 22 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). “Ультиматум” спорт клубы һәм BRP Райдер актив ял һәм техника салоны физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел бүләге ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алар балаларны багги машиналарына утыртып мәйдан буенча сәяхәт иттеләр. Кыш бабай исә балаларга татлы бүләкләр өләшеп чыкты. Мондый бүләк балаларның күңеленә хуш килде.

"Без бу балаларны шефлыкка алабыз һәм алар белән даими рәвештә шөгыльләнәчәкбез. Мондый чаралар уздыру матур традициягә әйләнер дип уйлыйбыз", – диде “Ультиматум” спорт клубы директоры Вячеслав Колотовкин.

Интернат-мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Оксана Лежина балаларга бәйрәм бүләк итүчеләргә зур рәхмәтен җиткерде һәм мондый чараларның мөһим булуын билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot