Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт солдатлары делегация вәкилләрен армия тормышы белән таныштырды
Хәрби хезмәттә булган әлмәтлеләр кунаклар каршылады.
(Әлмәт, 28 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт солдатлары делегация вәкилләрен армия тормышы белән таныштырды, дип яза җирле басма.
Әлмәттән килгән делегация язгы чакырылыш вакытында 13 якташы җибәрелгән Самара өлкәсе хәрби частендә кунак булды. Әлмәт пешекчеләре милли ризыклар көне уңаеннан барлык солдатларны өчпочмаклар, гөбәдия һәм баллы бавырсак белән сыйладылар.
Әлмәт районының башкарма комитеты, хәрби комиссариаты һәм башка оешма вәкилләре тарафыннан солдатларга истәлекле буләкләр тапшырылды. Хәрби частьнең командиры Денис Гиниятуллин килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Татарстан егетләренең үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәтүләрен ассызыклап үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз