Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт үсмерләре “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабында җиңделәр
JuniorSkills стандарты буенча “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабы тәмам.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Әлмәт, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт үсмерләре “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабында җиңделәр, дип яза җирле басма.
JuniorSkills стандарты буенча “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабы тәмам.
Хәбәр иткәнебезчә, кичә “Татарстан киләчәге көллияте”нә республиканың ун шәһәр һәм районыннан 60 тан артык укучы һәм балалар иҗаты үзәкләренә йөрүчеләр җыелган иде. Алар “мехатроника”, “электромонтаж”, “инженерлык дизайны” компетенцияләре буенча көч сынашты. Араларында әлмәтлеләр дә бар иде. 10, 16, 20 нче мәктәптә белем алучы үсмерләребез сынатмады. “Мехатроника” компетенциясендә Владимир Абрамов белән Дмитрий Долгов, “электромонтаж”да Ильяс Калашников һәм Ильяс Сәрвәров жиңүчеләр булып танылды. “Инжененрлык дизайны”нда кече яшьтәгеләр категориясендә Илнур Сибгатуллин һәм Рамил Газизов, зурлар арасында Вадим Петряев белән Даниль Салиев иң оста булуларын раслады. Алар хәзер Казанда февраль аенда узачак JuniorSkills стандарты буенча төбәк чемпионатында катнашачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз