news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге мөселман мәдрәсәсе укырга чакыра

Уку елы азагында шәкертләр район һәм шәһәр мәчетләрендә практика уза, шулай ук мөгаллимлек осталыкларын җәйге мөселман балалар лагерьларында сынап карый

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге мөселман мәдрәсәсе 2008-2009 уку елына гаризалар кабул итә. Гаризаларны түбәндәге адрес буенча юлларга мөмкин: Әлмәт шәһәре, Мәрҗани урамы 82 а. Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 25-08-29, 45-69-45. Электрон почта: abdulaziz81@mail.ru, almetmedrese@mail.ru.
Мәдрәсәдә уку вакыты — 3 ел. Биредә гарәп телен үзләштерүгә, шәкертләрне әхлакка өйрәтүгә аеруча зур игътибар юнәтелә. Икенче курста барлык предметлар да гарәп телендә алып барыла. Уку елы азагында шәкертләр район һәм шәһәр мәчетләрендә практика уза, шулай ук мөгаллимлек осталыкларын җәйге мөселман балалар лагерьларында сынап карый ала, диелә Ислам ру. сайтыннан алынган мәгълүматта.
Кызлар өчен мәдрәсәдә тәрбияче, мөгаллим һәм гарәп теле буенча тәрҗемәче дигән махсус бүлек эшләп килә.
Билгеле булганча, Әлмәт мөселман мәдрәсәсе 1998 елдан бирле эшли. Дистә ел дәвамында уку йорты имам-хатыйплар, мөгаллимнәр һәм гарәп теле белгечләре-тәрҗемәчеләр әзерли. Әйтергә кирәк, мәдрәсә шәкертләре студентлар фәнни-гамәли конференцияләрендә, олимпиадаларда, бәйгеләрдә, төрле спорт ярышларында актив катнаша. Моннан тыш, мәдрәсәне тәмамлаучылар Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Сирия, Иордания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка мөселман илләре югары уку йортларында белемнәрен арттыралар.





news_right_1
news_right_2
news_bot