news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт шәһәре күлендә 32 яшьлек ир-ат баткан

Коткаручылар аның мәетен ярдан 100 метр ераклыкта тапканнар.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Әлмәт шәһәре күлендә 32 яшьлек ир-ат баткан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлмәт шәһәре күлендә ир-атның батуы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына кичә иртән килгән.

Коткаручылар сулыкны тикшереп чыккан. Алар ярдан 100 метр ераклыкта ир-атның мәетен тапканнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100