Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт шәһәр суды өч яшьлек сабыйның әнисен бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм итте
Ана хокукыннан мәхрүм итү буенча тугыз айда 16 эш каралды
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 9 аенда Әлмәт шәһәре судында аналарны балаларын тәрбияләү хокукыннан мәхрүм итү буенча 16 эш каралды. Аналарның барысы да диярлек хроник эчүчелек яки наркомания белән авырый.
Әлмәт шәһәре суды «Махсуслаштырылган республика балалар йорты»ның өч яшьлек сабыйның әнисен ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы гаризасын карады. Беренче тапкыр малай балалар йортына балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекторның баланы тартып алу турындагы акты буенча килеп эләгә. 2012 елның августында балигъ булмаган яшьтәге баланы әнисенә кире кайтаралар. Ләкин 2013 елда инспекторның баланың сәламәтлеге нык какшаган, аның тәрбиячесез хәлдә калуы хакындагы акты нигезендә, аны кабаттан балалар йортына җибәрәләр. Малай тулы кыйммәтле тукланудан мәхрүм, тиешле медицина ярдәме алмаган, вакытында прививкалар ясатылмаган, җитди диагнозларга ия булуына карамастан, әни кеше аны дәвалау белән шөгыльләнмәгән, балага инвалидлык алынмаган.
Авыр тормыш хәлендә калуын искә алып, баланың мәнфәгатьләреннән чыгып, ул «Махсуслаштырылган республика балалар йорты» ГАУЗга тулысынча дәүләт тәэминатына озатыла, ә әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз