Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт самбочылары халыкара турнирдан җиңү белән кайтты
Спортчылар җиңүләр яулавын дәвам итә.
(Әлмәт, 13 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Спорт һәм сугышчан самбо буенча Казанда Татарстан Президенты кубогына оештырылган халыкара турнирдан әлмәтлеләр призлы урыннар белән кайтты, дип яза җирле басма.
Ярышларда 20 илдән 200 спортчы катнашты. 21 кеше Татарстан данын яклап чыгыш ясады. Шул исәптән Георгий Лапочкин 90 кг авырлык категориясендә өченче, Линвер Чахоян 52 кг авырлык категориясендә икенче урыннарны яулады. Гомум нәтиҗәләр буенча Россия командасы 91 медаль белән (19 алтын) беренчелеккә ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз