news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт Сабан туен гөрләтеп уздырырга планлаштыра

Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова һәм Оливер, Elvin Grey чыгыш ясап, Әлмәт Сабантуен онытылмаслык итәчәк.

(Әлмәт, 6 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт быел да милли бәйрәмебезне гөрләтеп уздырырга планлаштыра, дип яза җирле басма.

Халкыбызның яраткан бәйрәме милли ярышларны, ат чабышын, соңгы елларда программага кертелгән джигитовканы, татар эстрадасы йолдызлары чыгышын үз эченә ала. Шулай ук быел Сабан туйның 8 июльгә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килүен исәпкә алып, аерым мәйданчыкта озак еллар үрнәк булып яшәгән гаиләләрне дә зурлаячаклар. "Яшел фитнес", "Мәдәни мохит", "Актив озын гомер" проектлары да үзләрен тәкъдир итәчәк. Елдагыча бавырсактан зур күләмле сын да булачак. Оештыручылар аның нинди булачагын әлегә сер итеп саклый. Шунысы мәгълүм, бавырсактан Сабан туйга килгән һәркем авыз итә алачак.

Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова һәм Оливер, Elvin Grey чыгыш ясап, Әлмәт Сабан туен онытылмаслык итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot