Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт сөт комбинатында реконструкцияләү эшләре тәмамлана
Быел май аенда Әлмәттә сөт заводын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.
(Әлмәт, 2 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 1 мартка Әлмәт сөт комбинатының май һәм эремчек ясау цехларының әзерлеге 100 процентны, ә сыр ясау цехларының әзерлеге 80-90 процентны тәшкил итә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Биредә җиһазларны монтажлау эшләре бара. Күптән түгел ясалган капиталь ремонттан соң котельный эшли башлады. Ике лаборатория һәм сөт кабул итү пункты инде файдалануга әзер. Җитештерү цехларында һәм административ биналарында эчке ремонт эшләре бара.
Эшчеләр сөт саклау һәм эшкәртү өчен савытлар, фреонлы суыткыч җайланмасын урнаштыралар. Быел май аенда Әлмәттә сөт заводын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Хәзер биредә җиһазларны монтажлау эшләре бара.
Беренче сөт продукциясен инде агымдагы елның икенче кварталында алырга уйлыйлар. Заводта җирле фермерларның һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чималы кабул ителәчәк. Проектка кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 200 млн сум тәшкил итә. Хәзерге көндә эшчеләрне туплау бара.
Бүгенге көндә сөт комбинатында 25 кеше хезмәт куя. Бирегә тагын 100 кешене эшкә алырга уйлыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз