Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт «Россиянең иң төзек шәһәр җирлеге» Бөтенроссия бәйгесе бүләгенә лаек булды
Мәскәүдә РФ Федераль Җыены Федерация Советында бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
(Әлмәт, 19 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтне «Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге» Бөтенроссия бәйгесе йомгаклары буенча Почетлы диплом белән бүләкләделәр, дип яза район газетасы.
Мәскәүдә РФ Федераль Җыены Федерация Советында бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Муниципаль берәмлекне төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү буенча 2015 елда яхшы эшләгән өчен Почетлы дипломны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллинга РФ Федераль Җыены Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко тапшырды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге» Бөтенроссия бәйгесе 1997 елдан бирле елның-елында уздырылып килә һәм анда иң яхшы башкарма хакимият муниципаль органнарының эш нәтиҗәләре чагылыш таба. Иң төзек шәһәрләр һәм бистәләрнең, иң яхшы торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш өлкәсе предприятиеләренең эш тәҗрибәсен гомумиләштерү мәгълүмати-белешмә ресурслары белән алмашуга китерә һәм Россиянең инвестиция-төзелеш тармагы белгечләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыруга булышлык итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз