news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт республиканың илледән артык ресторанын кабул итәчәк

Әлмәттә гастрономия фестивале үткәреләчәк.

(Әлмәт, 16 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт тарихындагы иң зур гастрономия фестивале республиканың илледән артык ресторанын кабул итәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Фестиваль "Бәхетле Әлмәт" шәһәр акциясе кысаларында 8 сентябрь көнне 10:00 нан 21:00 сәгатькә кадәр "Нефтьче" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырыла. Аның кысаларында Татарстанның танылган пешекчеләре мастер-класс уздырачак.

Моннан тыш, бәйрәм кунаклары молекуляр кухня ризыкларын, кыздырылган туңдырма, күмер өстендә пешерелгән хот-дог, стейк, бургерлар, алкогольсез коктейль һәм авторлык десертларын татып карый алачак.

Чарада шулай ук Казанның күренекле ресторан һәм кафелары да кунак була. Татарстан фермерлары исә үз продукцияләрен сатуны оештыра.

Ә кич белән күрше мәйданчыкта Салават Миңнеханов, Лэйна, Фирдүс Тямаев, Юлиана Караулова, Burito катнашында зур концерт узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100