news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт республикада иң тыныч шәһәрләр рәтенә кергән

Сораштыру нәтиҗәләре буенча Әлмәт мөмкин булган 10 баллдан 6,6 балл җыйган. Бу Россия буенча уртача күрсәткеч.

(Әлмәт, 21 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Урамдагы шау-шу, тавыш дәрәҗәсе буенча Россия шәһәрләренең ел саен үткәрелә торган рейтингында Әлмәт 68нче урынны били. Тикшеренүләрне Domofond порталы белгечләре үткәрде. Бу турыда җирле бама хәбәр итә.

Сораштыруда 90 меңнән артык кеше катнашкан.

"Мин тыныч районда яшим, урамдагы тавыш мине борчымый диярлек" дигән фикерне 1-10 балл шкаласы буенча бәяләде. "Бу фикер белән тулысынча риза түгел" 1 балл, "тулысынча риза" 10 балл белән бәяләнә. Һәр шәһәрнең уртача балы исәпләнеп, халыкның урамдагы тавышның дәрәҗәсен ничек бәяләвен билгеләделәр.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча Әлмәт мөмкин булган 10 баллдан 6,6 балл җыйган (68 нче урын). Бу Россия буенча уртача күрсәткеч. Рейтингта Казан 6,5 балл туплап, 84 нче урында булса, Түбән Кама 79 нчы (6,6 балл) һәм Чаллы 89 нчы урынны (6,5 балл) алган. Миллионлы шәһәрләрдән беренче йөзлеккә Казан, Пермь, Краснодар һәм Уфа эләккән.

Тынычлык дәрәҗәсе буенча лидерлар рәтенә Калининград өлкәсе, Краснодар һәм Ставрополь крайлары шәһәрләре кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100