news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районының Тайсуган авылында яшәүчеләр депутатларга гозерләрен җиткерде

Партияләр автобусы 6 сентябрьгә кадәр район һәм шәһәрнең төрле урыннары буйлап йөриячәк һәм наказлар туплаячак.

(Әлмәт, 28 август ,"Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Ирина Апачаева). Республикада, шул исәптән безнең төбәктә дә мобиль кабул итүләр бара. Сайлауларда катнашучы партияләрнең тәгәрмәчле кабул итүләре Әлмәт районының Тайсуган авыл җирлегенә дә килеп җитте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Сайлаулар алдыннан автобус белән килгән агитаторларның халык белән урыннарда очрашып, аларның сорау-проблемаларын язып алулары күркәм традициягә әйләнеп бара. Күтәрелгән барлык мәсьәләләр сайланачак депутатларга наказ итеп биреләчәк.

Тайсуганлыларның да җиткерер сүзләре бар иде. Яшьләр урамында яшәүче Хәлимә апа Спиридонова биредә юлның начар булуыннан зарланды. Авыл җирлеге башлыгы искәртүенчә, юлны җирле бюджет акчасына гына ясап булмый. Биредә юлны җир тигезлегеннән күтәртеп, каты япма салырга кирәк. Урамда газ сузу белән дә проблема күзәтелгән. Анысы, ниһаять, урыныннан кузгалган.

Ренат Газизов, Габбас Зарипов, Ренат Фазуллин умарта асрыйлар. Быел әллә ни җиле тимәсә дә, узган ике ел алар әйләнә-тирәдәге кыр-басуларны корткычларга каршы эшкәртүдән зыян күргәннәр - бал кортлары агуланып үлгән.

- Бу республика күләмендә хәл ителә торган проблема. Әлегә умартачыларны яклый торган законнар юк. Хуҗалыклар безнең белән килешеп, кисәтеп эшләсеннәр иде. Депутатлар безгә ярдәм итәр дип өметләнәбез, - ди алар бертавыштан.

Мондый кабул итүләр районда Кәләй авыл җирлегендә, Түбән Мактамада, шәһәрдә Яшьләр үзәге, "Нефтьче" Мәдәният сарае каршында оештырылды инде. Партияләр автобусы 6 сентябрьгә кадәр район һәм шәһәрнең төрле урыннары буйлап йөриячәк һәм наказлар туплаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100