news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районының Миңлебай авылы халкы үзара салым программасының кирәкле булуын әйтте

Районның барлык сайлау участокларында да иртәнге 7.00 сәгатьтә үзара салым буенча референдум башланды.

(Әлмәт, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының Миңлебай авылында авылларының киләчәген кайгырткан райондашлар оешкан төстә тавыш бирергә килә. Зиратка күз-колак булып торучы Мирхәт ага Исмәгыйлев, Кифая Баһаветдинова, Лилия Габидуллина һәм башкалар үзара салым программасының кирәкле булуын, референдумда теләп катнашуларын җиткерделәр. Бу хакта "Әлмәт таңнары" газетасы хәбәр итә. 

Миңлебай авылы белән Миңлебай станциясендә алдагы елларда үзсалым акчасына юллар яхшыртылган: кайдадыр асфальт, кайсында вак таш җәелгән. Урамда светодиодлы яктырткычлар яна. Балаларны да онытмаганнар – торак пунктларның икесендә дә балалар мәйданчыгы урнаштырылган. Миңлебай авылындагы зират коймалары яңартылган һәм башкалар.

"Безнең авылда чынлыкта 2 меңнән артык кеше яши. Шәһәрдә теркәлгәннәре дә бар. Алар бит акчаларның үзебезгә файда китергәнен күреп тора. Хәтта авылдан күптән чыгып киткәннәр дә ярдәм кулы суза. Зиратка койма ясарга теләвебезне ишетеп, Мурманскидан да шалтыраттылар. Икенче якташыбыз авылдан 1972 елдан ук Чаллыга күчкән иде. Ул да 10 мең сум бирергә телим, диде", - ди авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов.

"Шәһәрдә яшәүче тугызынчы дистәсенә якынлашкан Шакирә апа да минем дә өлешне алыгыз дип үтенде. Мондыйлар безнең унлап кеше санала. Кешеләрнең аңлаешлы карашын тою бик рәхәт, әлбәттә. Җыелган акча Казанга да, Мәскәүгә дә китми, авылда кала бит, - диде авыл башлыгы Илдар Рәхимов.  

  • Әлмәт райондагы 34 авыл җирлегендә барлыгы 47 сайлау участогы эшли. Сәгать 10.00 га тавыш бирүчеләр саны 13,88 % тәшкил итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100