news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районының Җәлил – Акташ юлында җиңел машина әйләнеп капланган

Пассажиры авыр хәлдә

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 23 сентябрь көнне сәгать кичке 4 тулганда Әлмәт районы буйлап узган Җәлил – Акташ юлының 7 нче чакрымында «ВАЗ-2114» машинасы өйдергән юл астына төшеп капланган. Алдан тикшерелгәннән соңгы фаразлар буенча, һәлакәт автомобиль белән идарә итүче 1978 елгы затның хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмавы сәбәпле булган.

Бу айда Татарстан юлларында транспорт катнашындагы һәлакәтләрнең 370 нчесе нәтиҗәсендә, пассажир хатын-кызлардан 1958 елгысының умырткасы сынып Әлмәт районы үзәк хастаханәсенә озатылган, 1987 елгысына һәм 1990 елгы ир балага да урында медицина ярдәме күрсәтелгән, алар өйләренә җибәрелгән.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика ЮХИДИ идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге хәбәр итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100