news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районының Габдрахман авылында Укытучылар паркы һәм һәйкәл ачылды

Белем йортын тәмамлаучылар истәлегенә алтакталар да урнаштырылды.

Әлмәт районының Габдрахман авылында Укытучылар паркы һәм һәйкәл ачылды
Гөлназ Гыйззәтуллина

(Әлмәт, 9 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Гөлназ Гыйззәтуллина). Әлмәт районының Габдрахман авылында Укытучылар паркы һәм һәйкәл ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Авылның башка төбәкләргә дә үрнәк булып торуын район башкарма комитеты җитәкчесе Олег Шабалин да әйтте. "Яңа парк һәм һәйкәл укытучыларга сезнең хөрмәт-ихтирамыгыз билгесе", - диде ул. 

Һәйкәлнең авторлары - скульптор Дмитрий Постников, Александр Суворов, бронзадан коючы Дмитрий Брезгин. Ул тулы бер композицияне хәтерләтә.

Үзләренә күрсәткән игътибар өчен мәктәп директоры Әлфирә Миннәхмәтованың укытучылар коллективы исеменнән авылдашларына җиткергән рәхмәтен авыл халкы алкышларга күмде.

Мәктәпнең 100 еллыгын габдрахманлылар тагын бер күркәм вакыйга белән ныгытты – парк биләмәсенә утыртылган агачлар янына шушы дәвердә белем йортын тәмамлаучылар истәлегенә алтакталар урнаштырылды. Алар арасында 1940 елгы чыгарылыш вәкиле, сугыш ветераны Нуришан Мостафин да бар.

Бәйрәмдә авылга иман нуры таратып, Габдрахман мулласы Тәлгать Садыйков азан да әйтте. Парктагы заманча балалар мәйданчыгына шул рәвешле ул хәер-фатыйхасын бирде.

Бүген авылда 1493 кеше яши. Яшь гаиләләр саны бихисап, аларда 506 сабый тәрбияләнә. Балалар бакчасына 87 бала йөри, мәктәптә 146 укучы белем ала, аларны 19 мөгаллим укыта. 2019 ел мәктәп өчен дә, гомумән, Габдрахман өчен дә истәлекле – быел белем йортына 100 ел тулды.

news_right_1
news_right_2
news_bot