news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районының элеккеге башлыгы, Дума депутаты Ришат Әбүбәкеров вафат

Ришат Әбүбәкеровны 2011 елның декабрендә алтынчы чакырылыш Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлаганнар иде.

Әлмәт районының элеккеге башлыгы, Дума депутаты Ришат Әбүбәкеров вафат
zt116.ru

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Бүген Россия Дәүләт Думасының элеккеге депутаты һәм Татарстанның Әлмәт муниципаль районының элекке башлыгы Ришат Әбүбәкеров 60 яшендә вафат булды. Бу хакта «Знамя труда» газетасы хәбәр итә.

Ришат Фазлетдин улы Әбүбәкеров Казан инженерия-төзелеш институтын тәмамлаган, «Татнефть» генераль директоры ярдәмчесе, иҗтимагый элемтәләр бүлеге башлыгы, «Татнефть» ГАҖ җитәкчеләре аппараты башлыгы, генераль директорның кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары булып эшләгән.

2001 елдан 2005 елга кадәр Әлмәт халык депутатлары берләштерелгән советы рәисе, Әлмәт районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы булган. 2006 елдан 2011 елга кадәр Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифасын башкара, Әлмәт муниципаль районы советы рәисе, Әлмәт шәһәре башлыгы, Әлмәт шәһәре советы рәисе була.

2011 елның декабрендә Ришат Әбүбәкеровны алтынчы чакырылыш Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлаганнар.

«Ришат Әбүбәкеров фидакарь хезмәте өчен Дуслык ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Аңа «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» һәм «Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданы» дигән исемнәр бирелгән», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100