news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районының бер мәктәбендә ике кабинетны яптылар

Тикшерү барышында мәктәптә инде ничә ел хезмәт кабинеты һәм актлар залы түбәләренән су тамып торуы ачыклана.

(Әлмәт, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы мәктәбенең түбәсе тишек булу сәбәпле, хезмәт кабинеты һәм актлар залының эшчәнлеген 90 көнгә туктатып тордылар. Әлеге карарны шәһәр суды чыгарды, дип яза җирле басма.

Роспотребнадзор хезмәткәрләре Кәләй авылы мәктәбендә тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында мәктәптә инде ничә ел хезмәт кабинеты һәм актлар залы түбәләренән су тамып торуы ачыклана. Шуның нәтиҗәсендә түбәдән һәм диварлардан штукатурка коелган.

Шулай ук тикшерүчеләр биредә диварлардагы гөмбәчек һәм кара күгәрекләргә тап булдылар. Әлеге шартлар укучылар һәм укытучылар сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин, дип  билгеләп үттеләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot