news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районының бер авылында законсыз чүплек ачыкланган

Зыян килгән мәйдан 2800 квадрат метр тәшкил итә.

(Әлмәт, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының Яңа Нәдер авыл җирлегендә рөхсәт ителмәгән урында каты көнкүреш калдыклары полигоны ачыкланган, дип яза җирле басма.

Татарстан Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары белдергәнчә, зыян килгән мәйдан 2800 квадрат метр тәшкил итә. Бу уңайдан авыл җирлеге башлыгына территорияне чүп-чардан чистарту күрсәтмәсе бирелгән. Чираттагы рейд хилафлыкларның юк ителүен күрсәткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot