news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районының барлык авылларында үзара салым буенча референдум уза

Район авылларында узган елда җыелган акчага су алу җайланмасы һәм юллар төзекләндерелгән, зират һәм күпер тәртипкә китерелгән.

(Әлмәт, 19 ноябрь, «Знамя труда», Лилия Седельникова). Бүген Әлмәт районының барлык авылларында үзара салым буенча референдум уза. Тугыз торак пунктны берләштергән Яңа Никольский авыл җирлегендә 9.00 сәгатькә 550 кешенең 12 проценты тавыш биргән.

“Кешеләр референдумда актив катнаша. Беренчеләрдән булып әбиләр килде, шулай ук вакытыннан алда тавыш бирүчеләр дә бар. 2017 елда җыелган акчага су алу җайланмасына капиталь ремонт ясыйбыз – ул моннан 40 ел элек төзелгән”, - ди Яңа Никольский авыл җирлеге башлыгы Хәлил Дәүләтгәрәев.

Аның сүзләренчә, 2018 елда җыелган акчага су алу җайланмасын төзекләндерү дәвам итәчәк. Үзара салым акчасына шулай ук зират коймасын алыштырганнар, юл, күпер салганнар.

Республикада үзара салым программасы 2013 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм гражданнарның активлыгын арттыруда иң нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора. Халыктан җыелган акча, гадәттә, юлларны ремонтлау, зиратларны тәртипкә китерү, авылларны су белән тәэмин итүгә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100