news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районындагы янгында йорт хуҗасы зыян күргән

Ут куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында килеп чыккан дигән фаразлар бар.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә Әлмәт районы Иске Суркино авылында бер йорт тулысы белән янып беткән. Зыян күрүчеләр дә бар, дип яза "Әлмәт таңнары".

Төнлә Иске Суркино авылында янгын чыга. 56 квадрат метрлы бер йортка ут капкан була. Ул тулысы белән янып бетә. Ике метр гына ераклыктагы мунчага да ут кабу куркынычы була. Әмма вакытында килеп җиткән коткаручылар моны булдырмый кала.

Тиз арада янгынны сүндерәләр. Йорт хуҗасы 2 нче дәрәҗәдә тән пешүләре ала, аяклары һәм аркасы да пешә. Йорт тулысы белән янып бетү аркасында ул якын киләчәктә кызында яшәргә мәҗбүр булачак. Ут куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында килеп чыккан дигән фаразлар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100