news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районындагы мәдәният йорты директорына хөкем чыгарылды

Мәдәният йорты директоры “үле җан” өчен хезмәт хакы алып барган.

(Әлмәт, 16 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы авылларының берсендә фиктив рәвештә танышын эшкә урнаштырып, аның өчен хезмәт хакы алып барган мәдәният йорты директорын хөкем иттеләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы прокурорының баш ярдәмчесе. Бу хакта район газетасы яза.

Эш материалларыннан күренгәнчә, директор 2016 нчы елның июль аеннан 2018 нче елның апрель аена кадәр законсыз акча алып барган. Мәдәният йортына китерелгән зыян 170 мең сум тәшкил итә.

Директор үз гаебен тулысынча таныган. Хезмәт вазифасын шәхси мәнфәгатьләрдә кулланган өчен аңа 2 еллык сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җазасы бирелде. Моннан тыш, директорга китергән зыянны да кире кайтарырга туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot