news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районындагы һәлакәттә ике кеше үлгән – фото

Автомобиль агачка бәрелгән

(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Светлана Белова, Гөлшат Ганиева). 26 август кичендә Әлмәт районының Кичү - Тукмак автоюлында “Киа Рио” машинасын йөртүче идарәне югалта һәм агачка барып бәрелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.

Машина белән идарә иткән 23 яшьлек егет һәм 29 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, алар икесе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.



news_right_1
news_right_2
news_bot