Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районындагы инеш тирәсен төзекләндерәләр
Башкаручыны 3 сентябрь көнне уздырылачак аукционда билгелиләр.
(Әлмәт, 24 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының Рус Акташы авыл җирлегендә урнашкан инеш тирә-ягын төзекләндерүгә 1 млн сум акча бүлеп бирелә, дип яза җирле басма.
Тендер Россия Федерациясенең Дәүләт сатып алулар порталына эленгән. Бу эшчәнлек “Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты” заказы буенча башкарыла.
Төзекләндерү эшләре кысаларында яр буе зонасын, үзәннәрне чистарту, яшелләндерү һәм башка эшләр башкару планлаштырылган.
Башкаручыны 3 сентябрь көнне уздырылачак аукционда билгелиләр. Әлеге хезмәт күрсәтү 30 ноябрьгә кадәр башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз