Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында законсыз эшләгән карьер ачыкланды
Хокук бозучылар үз эшчәнлекләрен якынча 300 квадрат метр киңлегендә җәелдергәннәр.
(Әлмәт, 15 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы территориясен тикшерү барышында Рождественка авылында законсыз балчык табылуы ачыклана. Хокук бозучылар үз эшчәнлекләрен якынча 300 квадрат метр киңлегендә җәелдергәннәр, дип яза җирле басма.
Экологлар хәбәр иткәнчә, хокук бозучылар 4 метр тирәнлектә казу эшләре алып барганнар. Әлеге урынга полиция хезмәткәрләре юнәлгән һәм хәзерге вакытта биредә тикшеренү эшләре алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз