news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында закон бозучыларның эзенә төшкәннәр

Закон бозучыларны табарга махсус фотокапкын ярдәм итә.

(Әлмәт, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы инспекторлары Әлмәтнең Тихоновка бистәсендәге үзәк канализациягә законсыз рәвештә нефть калдыкларын ташлау очрагын ачыклаган. Бу турыда җирле басма яза.

Закон бозучыларны табарга махсус фотокапкын ярдәм итә. Җайланма канализация коесына пычрак матдәләр ташлау мизгелен төшергән була. Техника хуҗалары "Калдыклар белән эш итүдә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү" маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot