news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә кеше үлгән

Һәлакәттә бер кеше үлгән, ике кеше машина салонында кысылган.

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Әлмәт районында ике автомобиль бәрелешкән, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, дип хәбәр итә социаль челтәр кулланучылар.

Фаҗига Аппаково авылы янында трассада булган. Юлдан барган ике “Дэу Нексия” машинасы каты бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә ике кеше машина эчендә кысылып калган, дип хәбәр ителә социаль челтәрдә.

Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot